Сообщения

ҺӘР КӨННЕ ЙӨГЕРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Изображение
Бу сорауны еш ишетергә була, алай гына да түгел, әле генә йөгерүгә килгән кешеләр - һәр көнне чаба башлый. Дөресме бу? Беренчедән, һәр көнне йөгерергә ярый, әмма сезнең тәнегез моңа әзер булырга тиеш. Йөгерү - ул йөрәк өчен дә, бөтен организм өчен дә җитди, физик эш. Шуңа күрә, бары тик әлеге физик эшкә үзегезне ияләштергәч кенә - һәр көнне йөгерү зыянга булмас. Әйтик, профессиональ йөгерүчеләр алар көненә хәтта 2-3 тапкыр да йөгерә. Әмма әгәр Сез әле күптән түгел генә йөгерә башлагансыз икән, яки башларга телисез, яки йөгерү тәҗрибәсе зур булмаса - атнасына 3 көн чаба башлавыгыз хәерле. 2-3 атна яки бер ай дәвамында шулай шөгелләнгәннән соң 4нче көнне өстәргә мөмкин. Алга таба йөрәгегез ныгыр, рухи яктан да үзегезне яхшырак хис итә башларсыз. Чөнки йөгерү - ул бит әле физик эш кенә түгел, аның рухи ягын карау да бик мөһим. Атнасына 4 тапкыр йөгерә башлагач - бер ай тирәсе шул эшне дәвам итегез. Әгәр үзегезне әйбәт хис итәсез икән, һәр күнекмәгә(тренировка) рәхәтләнеп чыгасыз и...
Изображение
Йөгерү - ул сәламәтлек, көч һәм дәрт! Йөгерү - күп кенә авырулардан дәва!  Әлеге төркем - сәламәт яшәү рәвешен һәм аеруча йөгерүне популярлаштыру өчен төзелде. Без йөгерергә яратабыз! Йөгерү - бәхет һәм ләззәт! Барлык милләттәшләребезне йөгерү белән шөгелләнергә чакырабыз! Бу төркемдә татар теленд ә йөгерүгә кагылышлы кызыклы язмалар, киңәшләр, фото һәм видео җыентыклар урын алачак! Хәерле сәгатьтә!