ҺӘР КӨННЕ ЙӨГЕРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?
- Получить ссылку
- X
- Электронная почта
- Другие приложения
Бу сорауны еш ишетергә була, алай гына да түгел, әле генә йөгерүгә килгән кешеләр - һәр көнне чаба башлый. Дөресме бу?
Беренчедән, һәр көнне йөгерергә ярый, әмма сезнең тәнегез моңа әзер булырга тиеш. Йөгерү - ул йөрәк өчен дә, бөтен организм өчен дә җитди, физик эш. Шуңа күрә, бары тик әлеге физик эшкә үзегезне ияләштергәч кенә - һәр көнне йөгерү зыянга булмас. Әйтик, профессиональ йөгерүчеләр алар көненә хәтта 2-3 тапкыр да йөгерә. Әмма әгәр Сез әле күптән түгел генә йөгерә башлагансыз икән, яки башларга телисез, яки йөгерү тәҗрибәсе зур булмаса - атнасына 3 көн чаба башлавыгыз хәерле. 2-3 атна яки бер ай дәвамында шулай шөгелләнгәннән соң 4нче көнне өстәргә мөмкин. Алга таба йөрәгегез ныгыр, рухи яктан да үзегезне яхшырак хис итә башларсыз. Чөнки йөгерү - ул бит әле физик эш кенә түгел, аның рухи ягын карау да бик мөһим. Атнасына 4 тапкыр йөгерә башлагач - бер ай тирәсе шул эшне дәвам итегез. Әгәр үзегезне әйбәт хис итәсез икән, һәр күнекмәгә(тренировка) рәхәтләнеп чыгасыз икән, йөгереп кайткач - үлер хәлгә җитмәсәгез - атнасына 5нче йөгерүне дә өстәргә мөмкин.
Әгәр дә сез сәламәтлегегезне ныгытып, физик көчегезне үстереп, әкрен генә прогресска барырга теләсәгез - атнасына 5 тапкыр йөгерү муеннан җитә.
Сәламәтлекне ныгыту, көчле йөрәкне булдыру өчен - атнасына 3, 4 яки 5 тапкыр йөгерү җитә. Сәламәтлек - ул бит әле физик күнегүләр генә ясау түгел, аларны ясаганнан соң дөрес итеп ял итү дә.
Әгәр әзер булмаган килеш һәр көнне йөгерсәгез - сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин: йөрәкнең түзмәве бар. Тән ял итәргә тиеш, йөрәкнең дә ял алырга хакы бар. Артык күп йөгереп - үз-үзегезгә авырлык китермәгез. Иң мөһиме - аек акыл белән, фанатизмсыз, ләззәт һәм тәмен табып йөгерегез! Саклагыз үзегезне!

Комментарии
Отправить комментарий